Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә яшәүче бакчачы үзе үстергән лимон белән чәй эчә

Алар чәйне лимон белән генә эчәләр. Кибетнекен түгел, үзләрендә үскәнне кулланалар. Цитруслы бу җимешнең беренче уңышын 30 ел чамасы элек җыйганнар.

- Быелгы төп уңыш та җыелды инде,- ди бакчачы Надежда Ваулина. – Беразы гына агачында.

“Беразы гына” - иллеләп данә лимон. Агачларында көннән-көн зурая баручы, сары төскә керүче лимоннарның берсе, өлгереп, әле генә өзелеп төшкән. Үлчәп карадылар, 179 граммга ук җиткән.

- Савыты зуррак булса, үсенте иркен үсә, шуңа карата лимон да зуррак була, - ди Надежда Павловна. – Уңыш 9 айда өлгерә. Агачның ян ботакларын гына кискәлибез, күбесенә тотынмыйбыз, югыйсә чәчәкләре дә калмый бит.

Чирмешәннең Амур ягындагы Ваулиннарның “лимон тарихы” 1988 елда башлана. Надежда, заказ биреп, Мәскәүдән 7 төп лимон агачы үрентесе кайтарта. Башта 3 литрлы савытка – чүлмәккә утырталар. Төбенә калай җәеп, күмер, вак таш, комлы туфрак салганнар. Тирес кирәкми икән. Атнага ике тапкыр су сибелә. Артыгы ярамый, лимон агачы артык дымлылыкны яратмый.

Тәрәзә төпләрендә урнаштырылган агачлары ике елдан чәчәккә күмелә, яхшы уңыш белән сөендерә. Аңардан туган-тумача, тирә-күрше дә авыз иткән. Моңа аеруча әбиләре Мария Степановна нык сөенгән. Чирмешәндә дә шундый уңыш өлгерсен инде! Лимон бит кан басымыннан, салкын тигәннән дәвалану өчен бик файдалы.

Ваулиннарның лимоннары Казахстандагы, Оренбургтагы, Самарадагы, Ульяновскидагы кардәшләренә, таныш-белешләренә дә күчтәнәч буларак китә. Хәзер Казанда яшәүче кызлары да әти-әниләре ризыгын тәмләп ашыйлар.

Лимон агачы җылылыкны, кояш нурларын ярата, шуңа күрә аларны җәен ишегалларына чыгаралар икән. Мунчалары янәшәсендә иркен урын аларга килешеп тора. Дөрес, өскә, янга таралып үскән агачны кечерәк ишекләрдән кертеп-чыгарып йөртү мәшәкатьлерәк инде.

Лимон куаклары санын арттырмыйлар, чөнки аларга тәрәзә төпләрендә урын җитми.

- Хезмәтсез бернәрсә дә булмый, - ди бик оптимист кеше Надежда Ваулина. – Нәрсәдер үстерәбез икән, аны үзебез рәхәтләнеп кулланабыз. 50 тавык, 25 үрдәккә азык җиткерә алабыз. Әле өч кәҗәбез янына эт тә булдырдык, чөнки соңгы елларда безнең тирәдә төлкеләр еш күренә, кечерәк малларга, кош-кортка зыян салалар.

Владимир һәм Надежда Ваулиннар быел теплица да куйганнар. Анда бигрәк тә борыч уңып үсә, ди. Участокларындагы бәрәңге, монда җир дымлы, елгага якын бит, бер дә уңышсыз калдырмый. Җиләк тансыкласа, Надежда Павловна велосипедка утыра да, урман, посадка буйларын урап кайта. Тегү машинасына да тынгы юк бу өйдә, хуҗабикә аны еш кабыза, хәтта күршеләре заказын үтәргә дә вакыт таба.

Кибетнекеннән юкарак кабыгы белән аерылып торучы Ваулиннар лимоннары янәшәсендә ананас та күзгә чалынды. Аны кибеттән алганнар, өске ягын кисеп, чүлмәккә утыртканнар. Ике ел элек башланган “сынау” киләсе елда хуҗаларын татлы җимеше белән сөндерергә тиеш.

 

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев