Чирмешән җәмәгать судында күршеләрнең дә эше каралган
Яңа Чишмә районында яшәүче Игорь Ворожеин, Әлкидән Георгий Герасимов, Чирмешәннән Иван Малешин һәм Егор Титов, Лашманнан Рөстәм Бадамшин, Әлмәттән Азат Рамазанов, Иске Элмәледән Алексей Захаров бер ел ярым руль артына утыра алмаячаклар, чөнки күптән түгел барысы да йөртү таныклыксыз калганнар.