Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә депутат сайлау буенча өстәмә сайлаулар үтте

10 нчы санлы бер мандатлы Чирмешән сайлау округы буенча Татарстан Республикасы, Чирмешән муниципаль районының Чирмешән авыл җирлеге Советына депутат сайлау буенча өстәмә сайлауларның гомуми нәтиҗәләрен раслау хакында.

Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 108 нче һәм 119 нчы маддәләренә туры китереп һәм территориаль (округ) сайлау комиссиясе беркетмәсе нигезендә Татарстан Республикасы Чирмешән районының территориаль сайлау комиссиясе 10 нчы санлы бер мандатлы сайлау округы буенча карар чыгарды:

1. 10 нчы санлы бер мандатлы Чирмешән сайлау округы буенча Татарстан Республикасы, Чирмешән муниципаль районының Чирмешән авыл җирлеге Советына депутат сайлау буенча өстәмә сайлауларның үтүен һәм гамәлдә булуын танырга.

2. 10 нчы санлы бер мандатлы Чирмешән сайлау округы буенча Татарстан Республикасы, Чирмешән муниципаль районының Чирмешән авыл җирлеге Советына (дүртенче чакырылыш) Айбатов Рамил Тәлгать улы сайлануын билгеләргә.

3. Әлеге карарны “Безнең Чирмешән” – “Наш Черемшан” газетасында бастырырга һәм Татарстан Республикасы Чирмешән  районы территориаль сайлау комиссиясенең “Интернет” мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрендәге сайтында урнаштырырга.

Татарстан Республикасы, Чирмешән районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Р.И. Әхмәдуллин.

Татарстан Республикасы, Чирмешән районы территориаль сайлау комиссиясе сәркатибе Н.Н. Севастьянова.

Кадыйр Гомәров фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев