Чирмешәндә бер хатын-кызга үтерү белән янаганнар
Безнең районда

Чирмешәндә бер хатын-кызга үтерү белән янаганнар

Район үзәгендә яшәүче бер хатын-кыз үзен кыйнаган һәм үтерү белән янаган ир-аттан зарланып полициягә мөрәҗәгать иткән.

Гомумән, 7-13 майда район полиция бүлегендә гражданнардан 37 хәбәр кабул ителгән.

Полициянең участок уполномоченныйлары дүрт административ беркетмә төзегәннәр.

Бер атнада район юлларында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның биш очрагы ачыкланган, шуларның берсе автотранспорт белән исерек хәлдә идарә итү белән бәйле.

Чирмешәннән бер хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул үзен кыйнаган һәм үтерү белән янаган ир-атны җаваплылыкка тартуны үтенә. Әлеге факт тикшерелә.

 

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы бүлеге штабыннан алынды.

Автор фотосы.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев