Чирмешән ветеринарлары юлга рейдка чыкты
Безнең районда

Чирмешән ветеринарлары юлга рейдка чыкты

Ветеринария табиблары терлек, кош-корт, мал азыгын район территориясенә рөхсәтсез кертү мәсьәләсенә кагылышлы тикшерү үткәрде.

-Рейдны Дәүләт ветеринария хезмәтенең Түбән Кама территориаль бүлеге хезмәткәрләре, район автоинспекторлары белән берлектә үткәрдек. Акъяр -Чирмешән автоюлының Самара өлкәсе белән чиктәш өлешендә башка төбәкләрдән керүче автотранспортлар тикшерелде. Мондый рейдлар дәвам иттереләчәк, - диде районның баш ветеринария табибы Рөстәм Мостафин.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев