Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән урамнарын яңа грейдер чистарта

Район коммуналь челтәрләре предприятиесе базасы берьюлы тагын дүрт техникага баеды.

“Казан Экспо” күргәзмә үзәге мәйданчыгында төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының йомгаклау коллегиясе алдыннан, республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов безнең район вәкилләренә дә махсус коммуналь техника ачкычлары тапшырды. Яңа грейдер, ике МТЗ тракторы һәм бер мини төягеч урам юл челтәрләрен тәртиптә тоту өчен бирелгән.

- Быелгы карлы кыш өчен бу техникалар бик кирәкле, республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка, район башлыгы Рамил Айбатовка бик зур рәхмәт, - диде предприятие директоры Илнар Җамалтдинов. – Грейдерны Казаннан  бу техникада эшләячәк механизатор үзе алып кайтты. Башкаладан җиде сәгатьтә кайтып җитте. Бүген Александр Самойлов Чирмешән урамнарына чыгып китте, аңа эш күп. Калганнарын да шул көннәрдә кайтарабыз. Халыкка мөрәҗәгатебез дә бар. Урамнан кар чистарту техникасы узгач, капка төпләренә кар өелеп кала. Моны аңлап кабул итсеннәр иде, трактор һәр капка алдын ачып калдыра алмый.

Сүз уңаенда, предприятиенең грейдеры, юлларны чистартуга һәм ком-тоз катнашмасы сибүгә көйләнгән  (КДМ) КамАЗ автомашинасы, МТЗ тракторы, төягече һәм эксковатор-төягече бар.

Кадрия Гамирова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев