“Татарстанның табигатен саклыйбыз” республика конкурсы җиңүчеләре арасында Чирмешән районы мәктәпләре укучылары да бар.
Ярыш йомгаклары буенча Ульяновка мәктәбеннән Полина Иванова һәм Иске Кади мәктәбеннән Гүзәл Минсафина “Социаль плакат” номинациясендә җиңү яуладылар, Иске Үтәмеш мәктәбеннән Ислам Зарипов та - призер.
Бәйге яшь буынның экологик фикерләвен һәм мәдәниятен формалаштыру, мәктәп укучыларының табигый байлыкларны саклау һәм баетуын үстерү максатында оештырылды.
Автор фотосы.
Нет комментариев