Чирмешәннең “Орион” яшьләр үзәге яшьләр белән эшләү буенча белгече, волонтер Венера Жораева җитәкчелегендә район үзәге мәктәпләре укучылары махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга хатларны беренче генә язулары түгел.
Монысында яшьләр үзәгенә йөрүче активистлар үзләренең сәлам хатларын хәрбиләребезгә адреслаганнар.
-Балалар хатларында якташларыбызга булган теләкләрен язалар. Бу аларга патриотик тәрбия дә булып тора, - ди Венера Жораева.
Әлеге хатларны чираттагы гуманитар ярдәмне илткәндә хәрбиләребезгә тапшырачаклар.
Венера Жораева фотосы.
Нет комментариев