Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районыннан беренче команда мобилизацияләнде

21 сентябрьдә РФ Президенты Владимир Путин кул куйган Указ нигезендә Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, районнан беренче - кече офицерлар командасы хәрби хезмәткә җибәрелгән. Якын көннәрдә икенче командада запастагы солдатлар һәм сержантлар озатыла.

-Мобилизацияләнүчеләрнең барысы да Россия Федерациясе хәрби хезмәткәре булып санала һәм, закон нигезендә, алар контракт буенча хезмәт итүчеләр өчен каралган барлык ташламалардан файдаланалар, акчалата түләү (денежное довольствие) алалар, – диде Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов. – Махсус операциягә җибәрелгәнче, мобилизацияләнгән барлык гражданнар подразделениеләр составында өстәмә хәрби әзерлек үтәчәк.

Мобилизация командасы туплау эше дәвам итә. Бу мәсьләдә сораулар булса, 2-26-55 телефоны буенча хәрби комиссариатка шалтыратырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев