Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән районындагы тәүге рейдларда тиешсез урында чүп җыю очраклары ачыкланган

1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Аның тәүге ункөнлегендә районда оештырылган 28 өмәдә 273 кеше катнашкан, шушы чорда 68 кубометр чүп җыелган.

–Экологлар белән берлектә тәүге рейдларны Чирмешән авыл җирлегеннән башладык. Тиешсез урыннарда чүп җыелып ятучы ике очрак ачыкланды, икесе дә шәхси эшмәкәрләр территорияләрендә, –диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов. –Тикшерүләр башка авыл җирлекләрендә дә дәвам итәчәк. Санитар чистарыну икеайлыгы оештыру буенча административ комиссиянең рейдлар план-графигы төзелде. 

Рейдлар барышында шәхси секторда төзекләндерү кагыйдәләрен бозган бер кешегә карата беркетмә төзелгән. Әлеге якташыбыз кимчелекләрне вакытында бетерергә өлгергән.

–Өмәләргә иң беренчеләрдән булып Түбән Кәминкә авыл җирлеге хезмәткәрләре чыкты. Алар Кара Чишмә һәм Түбән Кәминкә авыллары тирәседәге юллар кырыйларын чүптән арындырдылар. Искеүтәмешлеләр Атау чишмәсен, мәчет тирәсен тәртипкә китергәннәр, буяуларын да яңартканнар.
1 нче Чирмешән мәктәбе укучылары, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына әзерләнеп, һәйкәл тирәләрен чистартып куйдылар. Гомумән, мәктәп укучылары һәм коллективлары, мәдәният хезмәткәрләре өмәләрдә актив. Шәхси хуҗалыкларга да мөрәҗәгать итәсем килә: тирә-юнегезне чистартып, чүп-чардан арындырып куйсагыз, авылларыбыз тагын да матураеп китәчәк. Чисталыкны бергәләп булдырыйк, –диде Илнур Минсәгыйть улы.

Икеайлык һәм өмәләр чорында халык чүп-чарны көнкүреш калдыклары полигонына бушлай илтеп бушата ала. 22 һәм 26 апрельдә, 7 һәм 8 майда районкүләм өмәләр үткәрү каралган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев