Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында инвалидлар декадасы барышында төрле чаралар булачак

Инвалидлар декадасы кысаларында районда күп кенә кызыклы һәм ярдәм күрсәтү чаралары оештыру күздә тотыла.

Бу эштә районның инвалидлар җәмгыяте аеруча активлык күрсәтә. Алар көч һәм өстәл спорт төрләре буенча турнирлар, декоратив-гамәли сәнгать һәм халык һөнәрчелеге күргәзмәсе, Лашман мәктәбенең коррекцион сыйныф балалары өчен уеннар, хәйрия акцияләре, экскурсияләр, район ЮХИДИ бүлеге һәм прокуратура вәкилләре белән очрашулар, физик мөмкинлекләре чикле якташларыбызның өйләренә баруны планлаштырганнар.

Бу көннәрдә районның өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында, «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә, физкультура-савыктыру комплексында, “Орион” яшьләр үзәгендә дә күп кенә күңел ачу чаралары узачак.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев