Чирмешән районында язгы су басулар, гадәттә, Шушма буендагы авылларга яный
Быел елгалар боздан гадәттәгедән 19-20 көнгә иртәрәк ачылыр дип фаразлана.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының райондагы белгече Мирзагали Мирзаянов әйтүенчә, язгы су ташуларга әзерлек максатында, район башкарма комитетының махсус карары нигезендә, беренче эш итеп авыл җирлекләре башлыкларына буалардагы суны күзәтеп торырга, кирәксә гидротехник корылмаларның шлюзларын, торбаларын ачып суларын киметергә кушылган.
Гадәттә, районда язгы су ташулар вакытында су басу куркынычы Шушма елгасы буенда урнашкан Бәркәтә һәм Түбән Кармалка авылларына яный. Бәркәтәдә әлеге зонада - 60 йортта 135 кеше, Түбән Кармалкада җиде йортта сигез кеше яши.
-Соңгы елларда бу авылларда да зур су басулар булганы юк, - диде Мирзагали Галимҗан улы. – 2012 елның язында Шушма елгасы ярларыннан чыгып, Бәркәтә авылындагы 50 йортка зыян салган иде. 1979 елдагы язгы ташу иң көчлесе булгандыр, бу елны су авылның дүрт урамындагы байтак хуҗалыкның йортына керә.
Табигатьнең нәрсә күрсәтүен алдан фаразлап булмый, шуңа күрә һәр авыл җирлеге саклык чараларын алдан күрергә тиеш. Гадәттән тыш хәл килеп чыкканда халыкны вакытлыча урнаштыру пункларты әзерләү зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев