Чирмешән районында яңгыр суы базларга төшкән
Безнең районда

Чирмешән районында яңгыр суы базларга төшкән

Июль аенда яуган көчле яңгырлар, туфракка гына сеңеп бетә алмыйча, халыкның базларына, идән асларына да юл ярган.

Хәтта язгы сулардан да алай зыян күрмәгән хуҗалар җәй челләсендә шундый хәлгә юлыкканнар. Түбән Кәминкә, Әмир, Югары Чегодай, Чирмешән авылларында халык баздагы суларны насослар белән суырта.

 

Автор фотосы

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев