Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында быел юллар ремонтлауга 320 миллион сум акча тотылган

Район территориясендә төбәк әһәмиятендәге юлларны капиталь ремонтлауга ел саен - 500 миллион, муниципаль юлларны шомартуга 50 - 60 миллион сум акча тотыла.

Юллардагы иминлек, хәрәкәт куркынычсызлыгы һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга тиеш, чөнки социаль-икътисади хәлнең торышы, тормыш сыйфатын күтәрү, халыкның шәхси иминлеген булдыру бу өлкәдәге вазгыятькә турыдан-туры бәйле. Муниципаль район башкарма комитеты каршындагы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия рәисе Илфат Шәйдуллин белән әңгәмәбез шул хакта.

- Илфат Нәгыймуллович, районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү юнәлешендә нинди эшләр башкарыла?

- Юлларда транспорт чаралары саны елдан-ел арта, нәтиҗәдә хәрәкәт тә киеренкеләнә. Юллардагы иминлекне тәэмин итү юнәлешендә берничә программа нигезендә ел саен шактый күләмле эшләр башкарыла, әйтик, быел гына да юлларны ремонтлауга 320 миллион сумга якын акча тотылды. Быел Ульяновкадан Утыз Имән юнәлешендәге күпергә ремонт ясалды. Район үзәгендәге зур күпер дә капиталь ремонтка ябылды. Районыбызның кайбер торак пунктларында, әйтик, Казанка, Иске Элмәле, Мордва Афонькәсе, Чирмешән авылларының кайбер урамнарында вак таш түшәп юл салдылар. Дөрес, кайбер авылларда юллар проблемасы бар әле. Бу хакта “Халык контроле”нә дә язалар. Без әлеге хатларны тикшерәбез, киләсе еллардагы планга кертәбез. Шуны да билгеләп үтү кирәктер, авылларда халыктан җыелган үзсалым акчаларының да бер өлешен юллар ясауга тоталар.

 Район үзәгендә һәм авылларда тротуарлар салу буенча да күп эшләнә. Урамнарда яктырткычлар кую да юлларда иминлек булдыруның бер ысулы. Әмир янындагы юл буенда 800 метр арада яктырту җайланмалары урнаштырылды. Район юлларында ясалма тигезсезлекләр көйләнгән урыннар да арта бара. Моннан тыш, җәяүлеләр юлны аркылы чыгу "зебралары" һәм күпчелек урамнарда юнәлешне аеручы разметкалар елына ике тапкыр яңартыла.

- Шулай да юлларда аварияләр булып тора, саннар ни турында сөйли?

- Соңгы дүрт елда мәгълүматлардан күренгәнчә, район территориясендә юл бәла – казалары саны кими. Быел 7 авария теркәлгән, узган елның шушы чорында - 9, 2020 нче елда – 11. Кызганыч, быел юл-транспорт һәлакәтендә өч кешенең гомере өзелгән. Форсаттан файдаланып, чирмешәнлеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм машина йөртү культурасы турында онытмаска өндим. Юл бирегез, ашыкмагыз, кирәк булмаганда, узмагыз. Юл хәрәкәтендә катнашучылар бер-берсен хөрмәт итәргә тиеш.

- Исерек килеш руль артына утырган автомобиль йөртүчеләр турында еш язабыз.

- Аек булмаган хәлдә руль артына утыручыларга карата җәзалар кырыс, ләкин кайберәүләр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителеп тә, салмыш хәлдә икенче тапкыр транспорт чарасы белән идарә иткәндә “эләгәләр”. Агымдагы елның узган тугыз аенда юл инспекторлары алкогольле эчемлек кулланган килеш руль артына утырган 48 кешене тоткарлаганнар, шуларның 8се йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәннәр. Андый кешеләр үз гомерләрен дә, башкаларныкын да куркыныч астына куялар.

- Илфат Нәгыймуллович, юл хәрәкәте турында сөйләгәндә, мәктәп автобуслары маршрутларына да тукталыйк әле.

- Яңа уку елында 16 мәктәп автобусы 22 маршрут буенча йөри. Алар 34 авылдан 230 укучыны йөртә. Автобуслар паркы даими яңартылып тора, былтыр яңа ике автобус кайтты, быел тагын өчне көтәбез. Барлык автобусларга да укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итүче җиһазлар куелган. Мәктәп автобусларын йөртүчеләргә дә аерым таләпләр бар: йөртүче категорияләре туры килергә һәм йөртү стажлары 10 елдан ким булмаска тиеш.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев