Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында алдагы бәйрәмнәрне имин үткәрү хакында сөйләштеләр

Яңа елга һәм Раштуага кадәр, бәйрәм көннәрендә уяулыкны көчәйтергә, барын да контрольдә тотарга кирәк.

Террорчылыкка каршы район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында билгеләп үтелгәнчә, билгеле, бу өлкәдә төп эш хокук саклау органнарына йөкләнә. Төрле чаралар үтүче, халык күп җыела торган урыннарны алдан ук тикшерү, андый җирләрдә кизү  торуны оештыру мөһим. Җаваплы затлар белән янә инструктажлар үткәрү дә файдага гына. Балалар иминлеге, объектларда, торак йортларда янгын куркынычсызлыгы көндәлек игътибар сорый. Бүген юлларны кардан вакытында чистарту да контрольдә булырга тиеш.

Чит-ят кешеләр, предметлар беленү очрагында полициягә хәбәр бирергә киңәш иттеләр. Болар хакында район полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары Иван Пешков чыгыш ясады.

Район башлыгы Рамил Айбатов рәислегендә үткән утырышта район мәгариф бүлеге, район мәдәният бүлеге җитәкчеләре Ольга Маркова һәм Наталья Иляева, район үзәк больницасы баш табибы урынбасары Рәфис Гафуров та чыгыш ясадылар, куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча күрелүче чаралар турында мәгълүмат җиткерделәр.

Район территориясендә конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләр торышы һәм экстремистик характердагы террорчылыкка һәм башка хәлләргә каршы тору чаралары турында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова таныштырды.

Утырышта террорчылыкка каршы район комиссиясенең 2024 елга эш планы проекты да каралды һәм аның буенча да карар чыгарылды.

Кадыйр Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев