Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы укучыларын сак булырга өйрәтәләр

Республиканың, шул исәптән безнең районның мәгариф оешмаларында 1 сентябрьдән куркынычсызлык айлыгы башланды. Ул ай дәвамында дәвам итәчәк.

Бу чорда мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм педагоглар куркынычсызлык чараларын үтәү буенча өстәмә инструктажлар уза. Коткаручылар бәла-каза очракларында  эвакуациягә кагылышлы әңгәмәләр, лекцияләр, гамәли күнегүләр, тормыш эшчәнлеге куркынычсызлыгы тематикасы буенча ачык дәресләр үткәрә. Андый дәресләрнең тәүгесе 2 нче Чирмешән мәктәбендә узды.

 

 -Анда, балалар белән, мәктәптә һәм өйдә янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләре турында сөйләштек, ашыгыч хезмәтләрне чакыру телефоннарын искә төшердек, укучыларга янгын очрагында ут сүндерүнең беренчел чараларын куллану тәртибен аңлаттык. Кешеләрне биналардан эвакуацияләү буенча практик күнегүләр дә укучыларга файдалы булыр, - диде райондагы янгын күзәтчелеге хезмәтенең өлкән инспекторы Надежда Костина.

Надежда Костина фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев