Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы мәктәпләренең сыйныф җитәкчеләре форумга җыелды

Балаларның иминлеге бүген иң җитди проблемаларның берсе, чөнки балаларыбызны һәркайда куркыныч сагалый. Моны кисәтү максатында, мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре, мәктәп ата-аналар комитеты рәисләре катнашында “Мәктәп - куркынычсызлык территориясе” темасына форум узды.

- Балаларның мәктәптә куркынычсызлыгы һәм аларга уңайлы шартлар булдыру – мәгариф системасында эшнең өстенлекле юнәлеше, – диде форумда чыгыш ясаган район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова. – Хәзер дөньядагы үзгәрешләр килеп туган хәлгәтиз арада җавап бирүне һәм чынбарлыкка яраклашуны таләп итә. Моның өчен мәгълүматны эшкәртү һәм яңа белемнәр алу өчен мөмкинлекләр тудырырга кирәк. Хәзерге заман тәрбия мөнәсәбәтләре субъектлары төрле буын вәкилләре - балалар һәм өлкәннәр.

Чарада Казаннан килгән белгечләр дә катнашты. нейропсихолог, ТР Мәгарифне үстерү институтының психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы Мәдинә Солтанова “Балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен оптимальләштерүдә сыйныф җитәкчесенең роле” темасына чыгыш ясады. Тормыштан алынган мисаллар һәм әкиятләрдән өзекләр китереп, ул балалар һәм ата-аналар белән эшләү алымнарын аңлатты.

-Укучылар белән эшләгәндә гел үзеңне дөрес анамаска, чын да булырга кирәк, – дигән фикерен дә җиткерде  Мәдинә Равил кызы үз тәҗрибәсенә таянып. – Балаларны ничек бар, шулай кабул итәргә, ике арада аңлашу  һәм үзара ярдәм булырга тиеш.

 Психолог-суицидолог Зәринә Нәфиева чыгышыннан да күп файдалы мәгълүмат алдылар педагоглар.

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X