Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән юлчылары бу арада көн-төн юлда

Юморист Задорновның “Кыш янә көтмәгәндә килде” дигән канатлы гыйбарәсе быелга таҗ туры киләдер. Берничә көн эчендә яуган кар әйләнә-тирәне ап-ак итте.

Әйе, кыш озак көттермәде: кар-буран уйнатып, урамнарны, юлларны көртләр белән тутырды. Юлчыларга, коммуналь хезмәтләргә, авыл җирлекләренә эш бихисап. Райондагы олы юлларны кардан чистартып торучы “Татавтодор”ның Чирмешән участогы шоферлары, механизаторлары да көн-төн юлда хәзер. Алар барлыгы 300 километрга якын арадагы зур юлларны карап, чистартып торалар.

- Соңгы берничә көндә үзебезгә йөкләнгән участокларга көрәкле дүрт-биш  автомашина (КДМ), өч МТЗ тракторы, ике автогрейдер чыкты, - ди әлеге участок  начальнигы урынбасары  Исхак Әбүнәгыймов. – Кызу вакыт, төннәрен дә эшләргә туры килә.  Елдагыча районның Яңа Элмәле, Яңа Котыш авыллары тирәсендәге,  Лениногорск уңаендагы юлның Түбән Чегодай янындагы калкулыклы урыннары - проблемалы участоклар, анда карны күп сала.

Исхак Мингариф улы әйтүенчә,  юлларга ком-тоз катнашмасы, чиста тоз сибәләр – алар кышкылыкка җитәрлек күләмдә әзерләнгән. Татавтодорчылар төп трассалардан тыш, авылларга керү юлларына да хезмәт күрсәтә.    

Район үзәгендә исә барлыгы 74 километр озынлыкта булган 72 урам юлларын кардан чистартып тору зарур.  Чирмешән авыл җирлегендә, үзәктән кала,  тагын Түбән Чегодайда – 5, Казанкада  һәм Кече Чегодайда өчәр урам бар.

- Юлларда үзебезнең җирлек тракторы эшли һәм кышкы чорга “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре“ җәмгыяте белән килешү төзедек. Алардан юл чистартырга бер трактор, бер КамАЗ, бер автогрейдер чыкты. Беренче көннәрдә чынлап та техникалар сыналды, ватылгаладылар да, хәзер көйләнеп киләбез инде, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Шәйхетдинов.    

Сездә ничек?

Рәвгать Фәттахов, Лашман авыл җирлеге башлыгы: - Безнең Лашманда да, Әмирдә дә берәр трактор урам юлларын кардан арындыра. Аларда эшләүче егетләр уңган, өлгер механизаторлар. Юлларны тәртиптә тоту халыктан җыелган үзсалым акчасына башкарыла. Тракторларга ягулыгыбыз җитә, әмма ул бик кыйммәтләнде.

Александр Митякин, Түбән Кармалка авыл җирлеге башлыгы: - Безнең авыл җирлегенең бер тракторы бар иде, быел тагын яңаны алдык, аңа хәзер көрәк алу мәсьәләсен хәл итәбез.  Әлегә җирлекнең бер тракторынды Юрий Волосатов өч авылда: Түбән Кармалкада, Югары Кармалкада,  Чумачкада юллар чистарта. Ышанычлы механизатор, аңа бу арада бик иртән дә, төнлә дә эшләргә туры килә.  Чумачка авылында шәхси тракторлары булган  якташларга бик зур рәхмәт, бик авыр вакытларда алар нык булыша.

Шәхси йортларда торучылар да бу арада саф һаваны ешрак сулый. Кар көрәкләре, төрткечләр урыннарыннан кузгалды. Көрәп кенә  өлгер бу карны.

Исхак Әбүнәгыймов һәм Марат Гомәров фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев