Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән аграр техникумы студентлары СПИД үзәге мөдире белән очрашты

Ел саен майның өченче якшәмбесе Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан район үзәк больницасында Әлмәт шәһәрендәге СПИД үзәге филиалы белгечләре кабул итте. Районда ВИЧ-инфекцияле 44 пациент исәптә тора.

Әлеге филиалның профилактика бүлеге мөдире Алсу Газыймова Чирмешән аграр техникумы студентлары белән мәгълүмати чара уздырды. Ул студентларны эпидемиологик хәл белән таныштырды, авыруны йоктыру юллары һәм профилактикалау чаралары турында сөйләде. Лекциядән соң теләгән һәркемгә ВИЧтан экспресс-тест үтү мөмкинлеге булды.

Инфекциядән саклану өчен гади кагыйдәләрне төгәл үтәргә һәм чирне вакытында тикшерергә кирәк. ВИЧ-тест бик мөһим һәм кирәк. Шуны аңларга кирәк, кеше теге яки бу сәбәпләр аркасында ВИЧ-инфекцияле булырга һәм озак вакыт бу хакта белмәскә дә мөмкин, аның симптомнары юк. Табибның барлык киңәшләрен үтәгәндә ВИЧ-инфекцияле кешеләр шактый озак яши ала.

Зилә Минеголова фотолары

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев