Чирмешән аграр техникумы студентлары инвалидлар оешмасына ярдәмгә килде
Безнең районда

Чирмешән аграр техникумы студентлары инвалидлар оешмасына ярдәмгә килде

Район инвалидлар оешмасы каршында “Уңайлы сквер” гранты буенча төзелеш эшләре ахырына якынлаша. Аларга ярдәмгә Чирмешән аграр техникумы студентлары да килде.

Өченче курс студентлары, укытучылары белән оешма каршында туфрак тараттылар.

-Техникум җитәкчелегенә рәхмәт, гозеребезне кире какмадылар, - диде район инвалидлар оешмасы рәисе Мәдинә Талипова. – Егетләр эшне бик тиз башкарды. Аннары биредә җиләк үсентеләре утыртырга  планлыйбыз.

Хәзер оешма бинасы тирәсе бәләкәй бер паркны хәтерләтә, монда ял итү өчен эскәмияләр, яктырткычлар урнаштырылган, беседка да куелган, урам китапханәсе дә бар. Фотозона да ясала.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев