Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чуваш Афонькәсе авылы кешесе яшүсмерләрне исерткеч эчемлекләр белән "сыйлаган"

Районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия членнарына утырышларда бер үк кешеләр белән кабат-кабат очрашырга туры килә.

Хаталарын аңлаган төсле булып китсәләр дә, кайберәүләр яңадан ялгыш адым ясыйлар.

Чуваш Афонькәсе авылыннан В. балигълык яшендә булса да комиссия утырышына чакырылды, ул яшүсмерләрне спиртлы эчемлек белән “сыйлауда” гаепләнә. Юмартлыгы өчен штраф та салынды.

Кадетлар мәктәбендә укучы В. да шул төркемдә булган, аның ялгышы өчен әнисенең акча янчыгын нәзегәйтергә туры килә.

Инде берничә утырышка чакырылган, балаларын тәрбияләү белән белән шөгыльләнмәүче искеүтәмешле Н. бу юлы да килмәскә сәбәп тапкан, эшен аннан башка гына карарга ризалык биргән. Бу гаилә ныклы контрольгә алына, әни кеше акылына килмәсә, аңа балаларсыз калу, ана хокукыннан мәхрүм ителү дә яный.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев