Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә Тегермән чишмәсен матурлыйлар

Чирмешәннән Казанкага, Нурлатка алып баручы, элеккегечә әйтсәк, Иске Котыш юлы янындагы Тегермән чишмәсен матурларга керештеләр.

Чишмәнең аскы өлешендәге стеналары агартылган, утыргычлары, тоткычлары буялган да. Тирә-юньдәге чүп-чарны да җыештырганнар. Бу эшне районның инвалидлар җәмгыяте башкарган.

-Әлеге, инде ташландык диярлек чишмә өчен күптән җаным әрнеп йөри, - ди җәмгыять рәисе Мәдинә Талипова. -Бу хакта Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе белән дә сөйләштек. Агымдагы ремонтны үзебез оештырырга булдык, ә Светлана Сарыймовна Ганиева средстволар белән булышырга ышандырды. Эшкә грантлар акчасын да кулланабыз.

Якын көннәрдә Тегермәннең гөмбәзен, калай башын яңартып буярга телиләр.

Монда әле төзекләндерәсе урыннар байтак. Чишмәнең исеме язылган аншлаг, чүп салу өчен контейнер да кирәк. Су чыганагының тарихын өйрәнү, суның сыйфаты турында мәгълүмат туплау да кулдан килерлек эш. Иң мөһиме – чишмә улагыннан чиста, салкын су ага. Корылыклы 2010 нчы елда ул кипкән иде, байтак вакыт су килмәде. Төзәтеп, матурлагач, бәлки ул тагын да шаулабрак агар.

Бу чишмә янында бүген дә туктап, су алучылар байтак. Бик җайлы урында, юл янында ук шул ул.

Кызганыч, бүген райондагы чишмәләрнең күбесе капиталь ремонтка мохтаҗ, аларны һәм тирәләрен матурларга, чисталарга, төзәтергә кирәк.

фото: Кадыр Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев