Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә мәскәүленең 99 мең сум акчасын үзләштергәннәр

01 5 июнь көнне район үзәгенең Совет урамындагы бер хуҗалыкта мунчага ут капкан, корылманың бер өлешенә зыян килгән. 135 нче Чирмешән янгын сүндерү частена һәм ПЧ-73 нең Күтәмәдәге аерым постына ут белән бәйле башка хәвефле хәбәрләр кермәгән.

02 3-9 июньдә район полиция бүлекчәсендә  53 хәбәр кабул ителгән.

Район юлларында  4 юл-транспорт һәлакәте булган, барысы да матди зыян белән. Юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның 77 очрагы ачыкланган. 4 машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткәннәр. Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре  7 административ беркетмә төзегәннәр.

Мошенниклар, алдакчылар тик ятмый. Шешминка авылыннан бер хатын-кыз, ике ир-атның өендә газ чыгуны күрсәтә торган  җиһаз куеп, үзеннән 2900 сум акча алулары хакында хәбәр иткән. Мәскәү шәһәреннән бер хатын-кыз,  күчерү юлы белән,  аның 99 мең сум акчасына кул сузган билгесез бер кешенә җаваплылыкка тартуны сорый. Әлеге гаризалар уңаеннан тикшерү бара.

03 Узган шимбә һәм якшәбедә - район үзәгендә һәм авылларда Сабан туйлары үткән көннәрдә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә  30 чакырту теркәлгән.  Аларның өчтән бер өлешенә  көрәш һәм мәйданнардагы төрле уеннарда алган имгәнүләр - сәбәп. Әлбәттә, спортта моннан башка булмый. Ә күпчелек чакыртулар  йөрәк, кан басымы чирләреннән интегүчеләр янына булган.  Ике кешегә талпан кадалган.

04 Узган атнада газ хезмәте слесарьлары 29 заявка үтәгәннәр. Алар барысы да газ исү килү, җиһазларны көйләү һәм төзәтү белән бәйле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безгә хәбәр итәләр