Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең тагын ике йортын капиталь ремонтлыйлар

Район үзәгендәге ике күп фатирлы йортта капиталь ремонт эшләре башланды. Төзекләндерүгә 2 миллион да 300 мең сумлап акча тотылырга тиеш. "Чирмешән" торак милекчеләре идарәсе рәисе Мәсхүт Хөсәенов әйтүенчә, төзүчеләр эшне Совет урамындагы 3нче йортның (элеккеге май-сыр заводы янәшәсендәге беренче йорт) подвалыннан башлаган. Анда бетон идән җәеп, ябу плитәләренең ачылган җөй,...

Район үзәгендәге ике күп фатирлы йортта капиталь ремонт эшләре башланды. Төзекләндерүгә 2 миллион да 300 мең сумлап акча тотылырга тиеш.


"Чирмешән" торак милекчеләре идарәсе рәисе Мәсхүт Хөсәенов әйтүенчә, төзүчеләр эшне Совет урамындагы 3нче йортның (элеккеге май-сыр заводы янәшәсендәге беренче йорт) подвалыннан башлаган. Анда бетон идән җәеп, ябу плитәләренең ачылган җөй, ярыкларын сылап узганнар. Биредә подвалның баскычын рәтлисе һәм подвал ишеген дә алыштырасы бар.

Бу йортның подъездларын ремонтлау, салкын су челтәрен яңарту да планга кергән. Электр санагыч, төп өзгеч урамга "чыгачак". Кыскасы, монда барлыгы 1 миллион 281 мең сумлык эш башкару күздә тотыла.

Татарстан урамындагы беренче йорт (бассейн янәшәсендәге йорт) подъездларында да төзүчеләр эшли, алар стеналар тигезли, буйый. Иске идән плитәләре урынына яңаларын җәячәкләр. Җәмгысе эш күләме - 1 миллион сумлык.

-Капиталь ремонтны "Мир" төзелеш компаниясе башкара. Ремонт вакытында бераз уңайсызлыклар булачак: тавышы, пычрагы, тузаны, дигәндәй, халыкка бераз түзәргә туры килә инде. Без, үз чиратыбызда, эшләрне берьюлы түгел, акрынлап, бер-бер артлы башкарырга тырышырбыз, - ди ТМШ идарәсе рәисе. - Күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә тагын бер үтенеч - кыштан соң йорт тирәләре бик пычрак, чүп-чарны җыештырып аласы иде. Монда ике зур өмә җитә, башта кар астыннан чыкканнардан арынасы, ә җирләр кибә башлагач, территорияләрне тырмалап, себереп чыгасы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined