Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең Совет урамы төзекләндерелә

«Татарстан Республикасы территориясендә заманча шәһәр тирәлеген формалаштыру» дәүләт программасы кысаларында Чирмешәннең Совет урамы нык үзгәрәчәк, төзекләндереләчәк. Республика бюджетыннан бу эшләргә быел 14 миллион сумнан күбрәк акча бирелә.

Үзәк урамның беренче чиратында эш башланды да. Район Советы хакимияте бинасы каршындагы мәйданда брусчатка яңартыла. Бүген биредә төзүчеләр иске брусчатканы сүтеп, яңасына аслык әзерлиләр. Монда яңа яктырткычлар урнаштыру һәм эскәмияләр кую да күздә тотыла.

-Хакимият бинасы каршындагы Владимир Ленин һәйкәле дә яңартыла. Бу чыгымнар җирле бюджеттан финансланачак, - ди район инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Хәлим Сәлахов. – Киләсе елда да үзәк урамыбызны матурлауны дәвам итү (икенче чират) өчен, дәүләт порталы сайтына кереп, Совет урамы өчен тавыш бирергә кирәк. Тавыш бирү 30 майга кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев