Чирмешәннең күп фатирлы алты йорт яны төзекләндереләчәк
Безнең районда

Чирмешәннең күп фатирлы алты йорт яны төзекләндереләчәк

“Безнең ишегалды” республика программасы буенча быел безнең районда күпфатирлы тагын алты йортның ишегалды ремонтланачак.

-Язга Совет урамының 3, 5, 15, 53, 55 һәм Төньяк урамының 2 нче йортларына төзүчеләр киләчәк. Йорт тирәләрен матурлауга 11 миллион сумнан күбрәк акча каралган, - диде торак милекчеләре ширкәте рәисе Мәсхүт Хөсәенов. – Бүген проект, смета документлары әзерлибез. Былтыр әлеге Президент программасы буенча Совет урамының 45, 45а, 47, 49, 51 һәм Дзержинский урамындагы 39а йортларының ишегалларын төзекләндергән идек. Бу программага 2015 елга кадәр төзелгән йортлар кертелә.

Йорт алларында юллар яңартылачак, мөмкин булган урыннарда машина кую урыннары ясау да планлаштырыла, ял итү өчен эскәмияләр, кер элгечләр, яктырткычлар урнаштырылачак. Совет урамындагы 3 нче һәм 5 нче  йортлар янында көнкүреш калдыклары контейнерлары кую өчен мәйданчыклар ясау да күздә тотыла.

Быел, югарыда телгә алынган программа буенча, республикадагы 40 муниципаль берәмлектә 1200 ишегалды территориясен яңарту планлаштырыла.

фото: Кадыйр Гомәров

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев