Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең “Кояшлы” лагеренда 175 бала ял итәчәк

“Кояшлы” ял һәм сәламәтләндерү лагеры балаларны кабул итәргә әзер. Быел монда 175 бала килергә тиеш.

-Җәйге каникуллар вакытында балалар дүрт сменада ял итәчәк. Беренче сменаны  июнь башында ачарга планлыйбыз, - диде районның яшьләр эшләре секторы мөдире Җәүдәт Мотыйгуллин. – Корпусларда косметик ремонт ясалды, балаларга хезмәт күрсәтүче персонал, эшчеләр тупланды. Лагерьны тәүлек әйләнәсе шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре саклый. Беренче һәм икенче сменаларга балалар исемлеге төзелгән, юлламалар бирә дә башлыйбыз.

“Кояшлы”да беренче һәм икенче сменаларда 50шәр малай һәм кыз 21әр көн ял итәчәк. Өченче сменада тагын 50 бала 18 көн дәвамында көннәрен күңелле һәм файдалы итеп уздырыр. Дүртенче – профиль сменада 25 балага 7 көн ял итү мөмкинлеге булачак.

фото редакция архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X