Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең балалар сәнгать мәктәбе укучылары яңа уку елында яңартылган мәктәпкә киләчәк

Балалар сәнгать мәктәбе бинасында капиталь ремонт тулы көченә бара, биредә һәр көнне 5-6 бригада эшли.

-Капиталь ремонт республика программасы буенча, ТР Мәдәният министрлыгы аша башкарыла, - ди балалар сәнгать мәктәбе директоры Наталья Иляева. – Яңа уку елын яңартылган мәктәптә башларга ниятләп торабыз. Түбә ябу эшләре ахырына якынлаша, тәрәзәләрнең дә күбесе алмаштырылган. Электрчылар яңа электр үткәргечләр сузды, стеналар да шомарып килә.

Янгын сигнализациясе, гидрант, датчиклар – барысы да янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирерлек итеп ясала. Җылылык үткәргечләренең бер өлешен тикшереп тә караганнар. Коридор идәннәренә плитәләр җәелә, кабинетларда түшәмнәрне ясый башлаганнар, су һәм канализация челтәрләренең дә күп өлеше яңартылган. Бүлмәара ишекләргә заказ бирелгән, алар төп керү юлларында да  алмаштырылачак. Бинага физик мөмкинлекләре чиклеләргә дә мөстәкыйль рәвештә керү мөмкилекләре була. Мәктәп бинасының отмосткалары да яңадан эшләнәчәк.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X