Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләрнең узган яллары кар көрәп үтте

Күрсәтеп тә куйды инде быелгы кыш үз холкын! Әле узган атна башында гына районда 40 градустан да арткан куырып алырлык салкыннар кичерсәк, шушы ук атна ахырында көннәр ”йомшарып”, буран, кар китте. Хәер, чын кыш шундый булырга тиештер дә инде.

Үткән җомга, шимбә, якшәмбе көннәрне рәхәтләнде халык кар көрәп. Ишегалларын ялтыратып кына чыгасың, берничә сәгатьтән Кыш Бабай тагын шулай тутырып куя.  Ничек кенә көрәшми чирмешәнлеләр кар белән.  Көрәкләрнең ниндие генә юк, трактор, мотоблокларны эшкә җиктек. Карны арбага да, чанага да төяп түгәбез. Кыскасы, кем ничек булдыра, шулай сукмак сала.

Әнә Чирмешәннең Октябрь урамында яшәүче  Николай Герасимов мотоблогына көрәк элгән. Кардан инде берничә ел шулай арыналар.

-Болай ансатрак, көрәк белән дә көрибез. Кар күп быел. Әле гыйнвар гына, алда буранлы февраль бар, март та характер күрсәтә торган ай.  Әмма күп карны мул уңышка, диләр бит, - ди Николай Александрович.

Шулай ук Чирмешәннән Равил Шәрәфетдинов мотоблогына җайланма – шнеклы кар ыргыткыч алып куйган.

-Күптән кызыгып йөри идем. Яхшы нәрсә, җаен гына белеп бетерергә кирәк, бүген беренче көн эшләвем, - ди ул.

Әмирдән Рәсим Җиһаншин кар ыргыткыч җайланманың үзен  сатып алган.

Район үзәгендә кечкенә тракторлар ясап танылган кулибиныбыз Виктор Миллер мондый вакытта трактор “җикмичә” каламы соң, ул кар көрәү эшен шулай җиңеләйтә. Октябрь урамынннан Сергей Малешин да үзе ясаган тракторын кабызып чыккан. “Ока” двигательле, УАЗ коробкалы трактор-машина карны яхшы очыра.

Кояшлы урамыннан Мәгъсүмовлар гаиләсе көрәк белән генә коралланганнар, әмма алар күбәү, “һава суларга” дүртәү үк чыкканнар. Шулай итеп, эш барыңа да җитә.

Соңгы арада кар муллыгы уңаеннан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты, агроном Рәдиф Гайнуллин  болай ди:

-Көздән явым-төшем бик аз, хәтта ул булмады диярлек. Җирдә  дым юк, шуңа күрә әлеге декабрь, гыйнвар карлары кырлардагы, бакчалардагы уңышка эшләргә тиеш. Бу уҗымнар өчен дә бик яхшы, чөнки бер сантиметр калынлыктагы кар бер градус җылылыкны тота дип санала. Кар ятуның төрле урыннары бар, кайдадыр ул 50, кайдадыр 15-17 сантиметрлар чамасы.

Кар күп булгач, юлчыларга, урам юлларын чистартучыларга эш артты. 

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев