Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәнлеләрне район башлыгы бүләкләде

    Хезмәткә – хөрмәт

    Районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре, күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Нәгыймулла улы Шәйдуллин, район инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Шәфигулла кызы Талипова, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Ильяс Нәгыйм улы Гатауллин, "Россельхозцентр" учреждениесенең Чирмешән бүлеге җитәкчесе Фәнил Шәрип улы Шәйхетдинов, финанс-бюджет палатасының исәп һәм хисап бүлеге начальнигы Сирин Сәлим кызы Әхмәдуллина, “ЧИРМЕШӘН АГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” җәмгыяте хисапчысы Флюра Иланетдин кызы Насыйрова, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе җирле бүлекчәсенең башкарма комитеты сәркәтибе Лилия Әнәс кызы Селезнева район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

    Районның агропромышленность комплексы системасында  күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен, “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте механизаторы Рәшид Әнәс улы Хөсәеновка район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

    Ландыш Зыякова фотосы

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: