Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләрне контракт буенча хәрби хезмәткә чакыралар

Республика хәрби комиссариаты вәкиле Рөстәм Сафиуллин һәм Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов Чирмешән районы хәрби комиссариатында запастагы гражданнар белән очрашты.

Эчтәлекле әңгәмә барышында Рөстәм Рәиф улы чирмешәнлеләргә Татарстан батальонында контракт буенча хәрби хезмәт турында мәгълүмат җиткерде, акчалата тәэмин итү, гарантияләр, социаль ярдәм чаралары хакында сөйләде, хезмәтне үтү шартлары белән таныштырды.

Якташларыбызга да контракт буенча хезмәт турында белү кызыклы булды: чыгыштан соң шактый сораулар бирделәр. Очрашуда катнашучылар, мәсәлән, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең иреклеләргә - доброволецларга 200 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие түләве хакында белделәр. Кыска вакытлы хезмәт вакытында (4 ай) эш урыны да саклана.

фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев