Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләргә түләү квитанцияләре яңа бәяләр белән киләчәк

Коммуналь хезмәтләр өчен июль ае квитанцияләре райондашларыбызга яңа бәяләр белән киләчәк.

“Татэнергосбыт” җәмгыятенең Чирмешәндәге офисыннан хәбәр итүләренчә, электр энергиясенең бер киловатт-сәгате 1 июльдән 2 сум 88 тиен тора. Моның өчен әлегә кадәр 2 сум 75 тиен түләп килдек - артым 4,7 процент.

Июль аена кадәр суның 1 кубометры өчен 28 сум да 3 тиен түләсәк, хәзер аның бәясе 29 сум 11 тиен булды – тариф 3,9 процентка артты.

Каты көнкүреш калдыклары – чүп чыгару бер кеше өчен моңа кадәр 97 сум 41 тиен булса, инде 104 сум 23 тиен. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр чүп өчен кимрәк түли: әүвәл бер кеше башына 89 сум 80 тиен түләсәләр, хәзер бу бәя 96 сум 9 тиен. Ике очракта да бәяләр 7 процентка күтәрелгән. Үзәкләштерелгән канализация челтәрләренә тоташкан йортлар юынтык суларның 1 кубометры өчен 47 сум 32 тиен түләгән булсалар, хәзер 47 сум 65 тиен бирәсе – артым 0,7 процент.

Газга да бәяләр артты. Район газ хезмәтеннән белешүебезчә, 1 кубометр газ өчен июль аеннан башлап 6 сум 7 тиен түләячәкбез, моңа кадәр ул 5 сум 89 тиен иде. Тариф 3 процентка арткан.

фото: Гульсира Шарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X