Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр “Зур этнографик диктант” язалар

“Зур этнографик диктант” халыкара акциясенең беренче көнендә, 3 ноябрьдә, район мәдәният йортында йөздән күбрәк кеше аны офлайн форматта башкарды.

Бу мәйданчыкта укытучылар, мәдәният, спорт бүлекләре хезмәткәрләре белемнәрен сынады. Алар утыз сорауга кырык биш минутта җавап яздылар. Бу акциягә Чирмешән аграр техникумы укучылары һәм укытучылары да кушылды, аларда диктант үзләрендә үтте.

“Зур этнографик диктант” халыкара акциясе “Халыклар күп – ил бер!” лозунгы астында алтынчы тапкыр уза.

Иң беренче сорау бүгенге көндә баручы Бөтенроссия халык санын алу белән бәйле иде. Барлык сорауларга да дөрес җавап бирүчеләр максималь 100 балл җыя.

-“Зур этнографик диктант”ны онлайн форматта да язарга мөмкин. Акция 7 ноябрьгә кадәр дәвам итә, - диде акциянең райондагы кураторы Альмир Жораев. – Эшләрнең нәтиҗәләре 8 ноябрьдә билгеле була. Аның белән муниципаль район, район газетасы сайтларында, район мәдәният йортының социаль челтәрләрендә танышырга мөмкин. Монда катнашучының исем-фамилиясе язылмый, аны һәркем үзенең идентификация номеры буенча карый алачак.

фото: автор

Чирмешәндә "Зур этнографик диктант" яздылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев