Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр үз зарларына “Халык контроле”ннән җавап алган

Сентябрь аенда республика дәүләт порталының «Халык контроле» бүлегенә безнең районнан өч хат язылган.

Районыбыз торак пунктларында инде асфальтсыз яки таш өслексез урам юллары калмады сыман. Юк икән шул, юлсыз интегүчеләр бар әле.

Әнә Яңа Элмәле авылының Киров урамында язын, көзен яисә яңгырлардан юлны үтәрлек түгел, пычрак. Бер якташыбыз шул хакта язып, порталга фотография дә урнаштырган һәм юлны ясауларын үтенгән. Район башкарма комитеты әлеге юлны каты өслекле итүне  2023 елдагы юл эшләре планына кертү мәсьәләсе каралуы хакында җавап биргән.

Чирмешәннән берәү Дзержинский урамыннан чүпне алып китмәүләре хакында зарланган. “Гринта” җәмгыяте әлеге мәсьәләнең уңай хәл ителүен дәлилләп, чистартылган территориянең фотосын да урнаштырган.

Керкәле авылының Ленин урамында да юл начар, язын, көзен пычрак, дип хәбәр  иткәннәр. Әлеге мәсьәлә дә хәл ителер. Һәрхәлдә, район башкарма комитеты җавабыннан күренгәнчә,  әлеге урамда, 500 метр арада вак таш өслекле юл ясау  2023 елгы юллар  эше планына кертелгән.

Исегезгә төшерәбез, “Халык контроле” порталына закон бозып алкогольле эчемлекләр сатучылар хакында да язарга мөмкин. Әгәр факт раслана икән, хәбәр бирүчене акчалата бүләкләү каралган.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев