Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр, үз фикеребезне әйтербез

18 ноябрьдә районның барлык 34 сайлау участогы да үз ишекләрен ачачак. Бу көнгә үзсалым мәсьәләләренә кагылышлы референдум билгеләнгән.

-Тавыш бирү иртәнге 7 дән кичке 20 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, - ди территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин. –Теркәлү буенча сайлау участогына паспорт белән килергә кирәк.

Бюллетеньне алгач, язылган сорауга сайлаучы “Әйе” яки “Юк” дип җавап бирергә тиеш. 18 ноябрьдә сайлау участогына килә алмаган очракта, һәр гражданинга сайлау участогына килеп, 14 нән 17 ноябрьгә кадәр: эш көннәрендә 16 дан 20 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 8 дән 14 сәгатькә кадәр алдан тавыш бирергә мөмкин.

Кемдер сайлау көнендә авыру сәбәпле, сайлау участогына килә алмаса, ул аңа өйдә генә сайлау мөмкинлеге бирүне сорап сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Шунысын әйтергә кирәк, бюллетень формалары һәр участокта бер үк формада, әмма суммалар һәм җыелырга тиешле акчаларга башкарасы эшләр исемлеге төрле.

Мәгълүм булганча, республика җыелган акчаның һәр 1 сумына 4 сум нисбәтеннән акча күчерә.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев