Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр утлы коралдан арыналар

01Январь аеның соңгы атнасында районда янгыннар булмаган. Янгын-коткару хезмәте бригадасына юл-транспорт вакыйгасы булган урынга барырга туры килгән. 02 25 январьдан 1 февральгә кадәр вакыт аралыгында "Чирмешән" полиция бүлекчәсенә 23 гариза һәм хәбәр кергән. Үткән атнада 4 юл-транспорт вакыйгасы булган, шуларның өчесе - 27 январьда, кешеләргә зыян килмәгән. Лашманда яшәүче 43...

01Январь аеның соңгы атнасында районда янгыннар булмаган. Янгын-коткару хезмәте бригадасына юл-транспорт вакыйгасы булган урынга барырга туры килгән.

02 25 январьдан 1 февральгә кадәр вакыт аралыгында "Чирмешән" полиция бүлекчәсенә 23 гариза һәм хәбәр кергән.
Үткән атнада 4 юл-транспорт вакыйгасы булган, шуларның өчесе - 27 январьда, кешеләргә зыян килмәгән.
Лашманда яшәүче 43 яшьлек хатын өлкән яшьтәге авылдашы өеннән акча урлаган.
Бу атнада да "коралсызланучылар" булган. Чирмешәнле ир-ат теркәлгән газ пистолетын, ә Иске Котышта берәү ау мылтыгын полициягә тапшырган.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган 53, участок инспекторлары 9 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03Үткән атнада ашыгыч медицина ярдәмендә тәүлеккә 20 чакырту һәм 7-8 мөрәҗәгать итү теркәлгән. Фельдшер Рәфис Гарифуллин әйтүенчә, ОРВИ белән, бигрәк тә балалар, авыручылар күп, гадәттәгечә хроник чирлеләр дә еш чакырткан.
04Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 34 заявка үтәгәннәр.
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы полиция янгынга каршы аерым режим