Чирмешәндә үзсалым акчасы күпер-басма салуга да тотылачак
Чирмешән авыл җирлегендә дә референдум үткәреп, халык ризалыгын ала алсалар, үзсалым акчаларын зур Чирмешән елгасы аша, Амур ягына узу өчен, күпер-басма ясауга, зиратларны төзекләндерүгә һәм яктырткычлар урнаштыруга, аларны карауга тотмакчылар.
Үзсалым акчасының күләмен бер кешедән 500 сум исәбеннән җыярга килештеләр. Бу хактагы тәкъдимгә авыл җыенында катнашучылар да каршы килмәде. Хуплаулары...