Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр лаеклылар өчен тавыш бирә

Чирмешән районында сайлау участоклары бүген үк ачылды. Районда иң зур участокларның берсендә, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә урнашкан 2724 нче участокта исемлектәге 1164 сайлаучының 100гә якыны иртәнге 9га кадәр тавыш биргән дә.

-Участоклар иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр ачык булачак. 18, 19 сентябрьдә дә шул вакытта сайларга мөмкин, - диде район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин. -Комиссияләр вакытында эшкә кереште, ниндидер проблемалар юк. Коронавирус таралу куркынычын кисәтү максатыннан, участокларга битлек киеп керү сорала, аларны, пирчәткә һәм авторучкаларны участокка кергәндә бирәләр. Үзең белән шәхесне раслаучы документ – паспорт булу шарт.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар 17, 18, 19 сентябрьдә үтә. Сайлауларда ике бюллетень аласы. Яңа Кади, Ульяновка, Югары Кәминкә, Күтәмә авыл җирлекләрендә шул көннәрдә җирле депутатларны өстәмә сайлаулар да булачак. Районда исемлеккә кертелгән барлык сайлаучылар 14 мең 143 кеше.

-Үзем иң лаеклы санаганнарга тавыш бирдем, - ди район үзәк больницасы табибы Равил Хәбибуллин. -Ышанычны акласыннар, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләсеннәр. Сау, тыныч яшик.

Чирмешәндәге өч участокта сайлаулар барышын видеокамералар күзәтә, камералар район территориаль сайлау комиссиясе урнашкан кабинетка да куелган.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев