Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр иске паспортларын яңага алмаштырырга тиеш

Һәр гражданин 20 һәм 45 яше тулгач, 30 көн эчендә үзенең төп документын - паспортын алмаштырырга тиеш. Беренче тапкыр паспорт алучыларга да шундый вакыт куелган. Югарыда аталган яшьләрдән соң, "иске" паспорт яраклы, чын саналмый. Моның өчен 2000 сумнан 2500 сумга кадәр штраф каралган. 18 мартта Россия Федерациясе Президентын сайлаулар үтәчәк....

Һәр гражданин 20 һәм 45 яше тулгач, 30 көн эчендә үзенең төп документын - паспортын алмаштырырга тиеш. Беренче тапкыр паспорт алучыларга да шундый вакыт куелган. Югарыда аталган яшьләрдән соң, "иске" паспорт яраклы, чын саналмый. Моның өчен 2000 сумнан 2500 сумга кадәр штраф каралган.

18 мартта Россия Федерациясе Президентын сайлаулар үтәчәк. Анда сайлаучыларга бюллетеньнәр паспортлар буенча бирелә, гражданнар "иске" паспортлар белән сайлый алмый. Шуның өчен районыбыздагы гамәлгә яраксыз паспорт ияләрен - төп документларын яңага алмаштырырга чакырабыз.

Паспортларны алмаштыру һәм тапшыру буенча дәүләт хезмәтләре Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлекчәсе (полиция) бинасында урнашкан миграция пунктында, сишәмбе һәм җомга көнне 8дән 17 сәгатькә кадәр, чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә 8дән 13 сәгатькә кадәр башкарыла.

Наилә Мәссарова,

Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлекчәсенең миграция пункты начальнигы.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined яңага алмаштырырга тиеш иске паспортларын