Чирмешәнлеләр “Геройлар истәлеген саклыйбыз” акциясенә кушылды
Безнең районда

Чирмешәнлеләр “Геройлар истәлеген саклыйбыз” акциясенә кушылды

Ватанны саклаучылар көнендә чирмешәнлеләр “Геройлар истәлеген саклыйбыз” Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.

Бу көнне “БЕРДӘМ РОССИЯ” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе вәкилләре, район ветераннар советы рәисе, волонтерлар Җиңү паркындагы Мәңгелек ут түренә, Геройлар Аллеясында чәчәкләр һәм веноклар салдылар, илебез азатлыгы өчен башларын салган якташларыбызны бер минут тын калып искә алдылар.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев