Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр гаиләләренә өлкәннәрне тәрбиягә ала алалар

2017 елның 1 гыйнварыннан республикада "Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә" программасы эшли башлады. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән проект үзе турында кайгырта алмаган өлкәннәрнең яшәү дәрәҗәсен яхшыртуны күздә тота. Күрше районнарда бу программа буенча өлкәннәрне үзләренә алучы гаиләләр бар да....

2017 елның 1 гыйнварыннан республикада "Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә" программасы эшли башлады.


Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән проект үзе турында кайгырта алмаган өлкәннәрнең яшәү дәрәҗәсен яхшыртуны күздә тота. Күрше районнарда бу программа буенча өлкәннәрне үзләренә алучы гаиләләр бар да.

Өлкәннәрне үзләренә алырга теләүчеләргә дә аерым таләпләр куела: ир-атлар да, хатын-кызлар да хезмәт яшендә булырга тиеш. Бер гаиләгә икедән дә артык өлкән кеше тәрбиягә бирелми. Тәрбиягә алынган өлкән кеше өчен айлык түләү суммасы түбәндәгечә: инвалид булмаса яки III төркем инвалид булса - айга 4 мең сум; II төркем инвалид караган өчен - 6 мең сум; I төркем инвалидка - 8 мең сум. Гаиләгә өлкән кешене тәрбиягә алу өчен торак мәйданы җитәрлек, матди тәэмин ителеш дәрәҗәсе үз югарылыгында булу шарт. Тәрбиягә алучыларның сәламәтлегенә дә игътибар бирелә. Кемнәрдә "Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә" проекты кызыксыну уяткан һәм кемнәр әлеге проектта катнашырга тели, район социаль яклау бүлегенә 2-28-30 яки 2-28-31 телефоннары аша шалтыратып консультация алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X