Чирмешәнлеләр быел суганны күбрәк чәчмәкчеләр
Безнең районда

Чирмешәнлеләр быел суганны күбрәк чәчмәкчеләр

Быел чирмешәнлеләр ачы суганның мәйданнарын арттырырга телиләр. Шуңа күрә бүген үк орлык кайгырталар.

Узган атна ярминкәсендә орлык суганын сатучылар шактый күп иде, аның килограммына 350-400 сум сорадылар.

-Былтыр суган уңмады, орлык та начар, аз булды, - ди Яр Чаллыдан килгән Роза Габдуллина. –Быел, исән торсак, суганны, бәрәңгене, кишерне дә күбрәк үстерергә җыенабыз. Зур бакчабыз бар. Балалар да булышабыз, диләр.

Ярминкәдә кыяр – 150, помидор 200-250, җимешләр – 350-400, сыер мае – 550, сыер ите 420 сум иде (килограммы, уртача бәя).

Аз-азлап булса да, халык барысын да алды.

фото: автор

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев