Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнгә килгәч, Марат Җаббаров тизрәк уракка керешергә өндәде

Көтеп торырга түгел, тизрәк уракка керешергә һәм булган уңышны җыярга кирәк. Якын көннәрдә явым-төшемнәр дә көтелми.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Премьер-министр урынбасары Марат Җаббаров Чирмешәнгә килгәч шулай диде. Көзге чәчүгә җитди әзерләнү сорала. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән, министр вертолетта иген участокларын да карап узды.

-Бөртеккә бәя артык нык үсәр дип уйламыйм, әмма сыйфатлы орлыкка ихтыяҗ булачак, - диде ул.

Бүген билгеләп үтелгәнчә, быел Чирмешән районында иген участокларының чисталыгы күзгә ташлана, бу технология таләпләрен үтәүгә җаваплы караш билгесе. Корылык булмаса, ул уңыш күләмендә дә яхшы күренер иде.

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары белән “БИО АГРО” җәмгыятенең Түбән Кармалкадагыэретмә ясау узелында очрашуы вакытында министр мелиорацияләү буенча программада активрак катнашырга өндәде. Районда бит әллә ничә капиталь гидротехник корылма бар, мелиораци җиһазлары сатып алуда дәүләт бюджеттан средстволар биреп булыша.

Быел шәхси ярдәмче хуҗалыкларга кагылышлы грантлар бирү, конкурслар үткәрү соңгарак кала, әмма документларны әзерләп куярга кирәк.

-Быел бездә экстремаль кызу, 4 апрельдән бирле яхшы яңгыр күргән юк, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин. –Корылыктан нык зыян килде. Дөрес, технологик таләпләр төгәл үтәлгән, кирәк кадәр ашлама кертелгән, тәрбия күргән участокларда ярыйсы ук уңыш формалашты. Бүген саламны да әрәм итәргә ярамый.

“БИО АГРО” җәмгыяте уракка керешә дә.

-Эшне бүген Әмир янындагы уҗым бодае участогыннан башлыйбыз, - диде агроном Шамил Гасыров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев