Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнгә ФАС вәкиле килде

Кайдадыр теркәлгән төзелеш оешмалары районда аукционнарда катнашып, түбән бәяләр куеп, торгиларда җиңеп чыгалар. Төзелеш эшләрен башлар вакыт җиткәч андый кайбер оешманың директоры белән бухгалтерыннан башка беркеме дә, бер нәрсәсе дә юклыгы ачыклана. Аннан соң әлеге "җиңүче" (шулай атарга мөмкин булса) эшне башкару өчен бригада эзли башлый. Ә үзебездәге төзелеш оешмалары...

Кайдадыр теркәлгән төзелеш оешмалары районда аукционнарда катнашып, түбән бәяләр куеп, торгиларда җиңеп чыгалар. Төзелеш эшләрен башлар вакыт җиткәч андый кайбер оешманың директоры белән бухгалтерыннан башка беркеме дә, бер нәрсәсе дә юклыгы ачыклана. Аннан соң әлеге "җиңүче" (шулай атарга мөмкин булса) эшне башкару өчен бригада эзли башлый. Ә үзебездәге төзелеш оешмалары башка җирдән эш эзләргә тиеш булалар. Ник алай?


Гражданнарны, бизнес һәм җирле үзидарә органнары вәкилләрен кабул итү вакытында Татарстан Республикасы буенча Россиянең монополиягә каршы хезмәтнең Федераль идарә җитәкчесе урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Павловка шундый очраклар булуы турында җиткерделәр райондагы төзелеш оешмалары җитәкчеләре. Казаннан килгән кунак әлеге четрекле мәсьәлә буенча киңәшләрен бирде.

Бүгенге кабул итүдә район оешмаларында сатып алулар, контрактлар белән эш итүче хезмәткәрләрнең сораулары, гомумән, күп булды Сергей Вячеславовичка. Алар, кайбер оешмалар җавапны хат рәвешендә электрон формада алачаклар. Документлар белән эшләгәндә, сораулар туган очракта, идарәгә шалтыратып та, консультация алырга мөмкин.

ФАС идарәсе вәкиле Сергей Павлов Чирмешән лицеенда җәмгыять белеменнән ачык дәрестә катнашты, "Ильхан" авыл хуҗалыгы предприятиесендә дә булып, андагы эш барышы белән танышты, җитәкчеләр һәм хезмәткәрләр белән очрашты.

Әлеге хезмәт вәкилләре ел саен районнарга барып кабул итү үткәрәләр, халык белән очрашалар, тәкъдимнәрен, киңәшләрен бирәләр.

Безнең сайтта укыгыз:

«Иремне үзем күтәреп реанимациягә алып мендем, табиблар булышмады» [булган хәл]

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17532

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined килде Сергей Павлов ФАС вәкиле