Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге яшьләр үзәгенең туган көнендә өч яшь пар кавышкан

Чирмешәндә “Орион” яшьләр үзәге ачылуга 6 августта алты ел булган.

Узган атнада шушы көнне, әлеге мәһабәт бинаның никахлар теркәү залында өч яңа гаилә барлыкка килде. Яшьләр үзәге хезмәткәрләре, аларның бу истәлекле көннәрен сюрпризлар белән тагын да күңеллерәк иттеләр.

Бу көнне гаилә корган Александр Потапов һәм Елена Якунина (Чирмешән), Руслан Гыйнванов һәм Илназ Миргалимова (Бәркәтә), Николай Афанасьев һәм Арина Иванова (Шентала районы) яшьләр үзәге һәм район ЗАГС бүлеге оештырган чарада катнаштылар. Яшь парларга беренче гаилә документларын тапшыргач,  аларны истәлек бүләкләре белән дә сөендерделәр.

Ирина Суворова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X