Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге янгында зыян күрүчегә питрәчлеләр дә ярдәм итте

Алар төтен эчендәге корылмада ярдәм сорап кычкырган “зыян күрүчене” тиз табып чыктылар. Безнең районда янгын сүндерүчеләр арасында узган республика ярышларының бер биреме әнә шундый иде.

Бәйгенең практик биремнәрендә иң әүвәл Питрәч районы вәкилләре шулай сыналды. Саклану чаралары, кирәкле эш кораллары, киемнәре тикшерелгәннән соң, коткаручылар чарага дип махсус төзелгән эче төтен тулы бинага кереп киттеләр. Ярдәм сорап “кычкырган” манекенны табып чыгып носилкага салдылар. Аннан янә кереп киттеләр: утны сүндерәсе бар. Шактый озак тордылар, нидер барып чыкмаган.

- Анда балалар, ир-атлар кычкыра, ярдәм сорыйлар - шундый эффект ясаганнар. Барысы да чын кебек. Бернәрсә күренми, төтен, фонарьның да әлләни файдасы юк. Лабиринтлар аша ятып диярлек узарга кирәк, бирем ансат түгел, - ди Питрәч районы командасының тирләп-пешкән вәкиле  Николай Чернов.

Моннан кала да конкурсантларга шактый биремнәр әзерләнгән, аерым кабинетта аларның теоретик белемнәрен тикшерделәр.

Шулай итеп әлеге ярышлар бездә ике көн дәвам итте. Барлыгы 36 команда, 200ләп янгын сүндерүче катнашты. Аларны ярышлар алдыннан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да сәламләп, ярышларда уңышлар теләде.

Бәйгедә исә уңыш хуҗаларга “елмайды“, безнең чирмешәнлеләр - җиңүче, сабалылар - икенче, Түбән Кама командасы өченче урын иясе.

Автор фотолары

Чирмешәндә янгын сүндерүчеләр ярыша (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X