Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге “Пугачев валы”ннан өч машина әрҗәсе коры-сары җыеп алдылар

Чирмешән урманчылары район үзәгендәге элеккеге крепость, халык телендәге “Пугачев валы” территориясен шактый чүп-чардан, өч машина коры-сарыдан арындырды.

Язгы этабы 14 апрельдән башланып,  18 июньгә кадәр дәвам итәчәк «Татарстанның чиста урманнары» акциясенә кушылган район урманчылары 14 майда игълан ителгән чираттагы өмәдә катнаштылар, Казанка участок урманчылыгы карамагындагы тарихи вал территориясен чистарттылар.

-Әлеге изге гамәлгә кырыклап хезмәттәшебез үз өлешен кертте. Бик күп чүп-чар, коры-сары җыеп алдык. Шешминка урманчылары исә Шешминка урманчылыгы территориясенең 80 нче кварталын һәм андагы күл буе тирәсен матурладылар, -ди Чирмешән урманчылыгының урманнарны саклау һәм яклау инженеры Гүзәл Газыймова.

Акциянең язгы этабы кысаларында урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистарту, шулай ук аншлагларны, мәгълүмат такталарын һәм урманда ял итү урыннарын төзәтү һәм төзекләндерү эшләре башкарылачак. Шулай ук Светлогорск  участок урманчылыгындагы  чишмә буен чистарту күздә тотыла.

«Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе 2010 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты – урманнарда уңай санитар-экологик хәл булдыру, экологик культура формалаштыру һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, әйләнә-тирәлекне саклау эшендә гражданнар, оешмалар, предприятиеләр һәм дәүләт хакимияте органнарының инициативаларын берләштерү.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев