Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге чистарту корылмасы үзгәртеп коруга мохтаҗ

Район үзәгендә сыек калдыкларны чистарту корылмасын узган гасырның 90нчы еллары ахырында эшләтеп җибәргәннәр, үзәкләштерелгән канализация челтәрләрен файдалануга тапшырганга да 20 ел булган. 80нче еллар проекты буенча төзелгән корылмага бүген реконструкция-үзгәртеп кору кирәк. Чирмешәндәге барлык социаль-мәдәни объектлар, күп квартиралы ике катлы йортлар да үзәкләштерелгән канализация челтәрләренә тоташтырылган. Ә менә аерым йортларда...

Район үзәгендә сыек калдыкларны чистарту корылмасын узган гасырның 90нчы еллары ахырында эшләтеп җибәргәннәр, үзәкләштерелгән канализация челтәрләрен файдалануга тапшырганга да 20 ел булган. 80нче еллар проекты буенча төзелгән корылмага бүген реконструкция-үзгәртеп кору кирәк.


Чирмешәндәге барлык социаль-мәдәни объектлар, күп квартиралы ике катлы йортлар да үзәкләштерелгән канализация челтәрләренә тоташтырылган. Ә менә аерым йортларда яшәүчеләрнең бик аз өлеше генә әлеге хезмәттән файдалана икән.

Район үзәгенең, Чирмешән елгасының уң ягында урнашкан өлешендә үзәкләштерелгән канализация челтәрләренең озынлыгы 8 километрга.

-Канализация челтәрләренә даими рәвештә агымдагы ремонт үткәрәбез, -ди "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте директоры урынбасары Михаил Арютин. - Безнең карамакта 300 канализация һәм 100 тирәсе су коесы, аларны да карап торабыз. Кызганычка каршы, кайбер якташларыбыз коеларның тимер капкачларын урлап, кешеләр гомерен куркыныч астына куялар. Хәзер инде бетон капкачларга заказ бирдек, кайбер коеларны алар белән каплап чыгабыз.

Берничә ел элек район үзәгендә, Амур ягында да үзәкләштерелгән канализация челтәрләре линиясе файдалануга тапшырылды. Яшьләр, Көньяк, Ларионов урамнарына торбалар сузылды, Мәктәп һәм Октябрь урамнарында да өлешчә үзәкләштерелгән канализация бар. Биредә торбалар 4 километр 300 метр арага салынган. Су кудыру станциясенә таба елга төбеннән торба салдылар. Әмма монда да канализация челтәрләренә, нигездә, зур объектлар гына тоташты. Шәхси йортларда яшәүчеләрнең күпчелеге юынтык суларны өй алды территориясендә казыткан канализация чокырларына яисә урамга чыгарып түгәргә күнеккән.

Дөрес, кайберәүләрнең әлеге уңайлыктан файдаланган өчен өстәмә акча чыгарасы килмәгәнгә, системага тоташмыйлар. Башкалар, киресенчә, бу хезмәттән рәхәтләнеп файдаланырлар иде, тик аларга кадәр канализация системасы барып җитмәгән. Өй янындагы канализация базлары да хуҗаларына байтак проблема тудыра бит, тулып китсә, суыртырга кирәк, ә махсус техниканы ешрак чакырта башласаң, байтак акча чыгарып салырга туры килә.

Чирмешәндә якын арада гына яңа микрорайондагы йортларны үзәкләштерелгән канализация челтәрләренә тоташтыру турында сүз дә юк. Бу эш бик күп финанслар таләп итә икән.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешәндәге чистарту корылмасы үзгәртеп коруга мохтаҗ