Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә үз геройларын искә алдылар

Календарьдәге истәлекле дата - Ватан Геройлары көнендә чирмешәнлеләр якташ геройларны искә алдылар. Район мәдәният йортында башланып киткән чара Геройлар Аллеясында дәвам итте.

Чара кунаклары – район үзәге мәктәпләре укучылары, район хәрби комиссары һәм район ветераннар оешмасы җитәкчесе Аллеядагы стела түренә веноклар салдылар.

Безнең район биш Советлар Союзы Герое һәм бер Россия Герое үстергән төбәк. Алар белән хаклы рәвештә горурланабыз. Болардан тыш дүрт Социалистик Хезмәт Герое да бар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин укучыларга бу бәйрәмнең асылы турында сөйләде һәм батырларны онытмаска өндәде.

Районыбызда аларны еш искә төшерәләр, каһарман якташларның бюстлары Геройлар Аллеясында урын алган, анда хәзер QR- кодлар да урнаштырылды. Геройларыбызның исемнәре район үзәгендәге урамнарга бирелгән, аларның исемнәрен йөртүче мәктәпләребез дә бар. Украинада, Кировоград шәһәрендә якташыбыз Барый Габдрахманов истәлегенә бер урам аның исемен йөртә. Әлмәт шәһәрендәге бер мәктәпкә шешминкалы – Россия Герое Александр Супонинский исеме бирелгән.

Район мәдәният хезмәткәрләре оештырган чарада укучыларның игътибарлылыгын да тикшерделәр – викторина үткәрделәр. Кызлар һәм егетләр геройлар белән бәйле сорауларга төгәл җавап бирделәр. Тантана хәрби темага җыр-биюләр белән үрелеп барды.

фото: автор

Чирмешәндә якташ-Геройларны искә алдылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев