Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә яшәүче умартачы быелгы сезоннан канәгать

-Бездә уңыш яхшы, зарланмыйбыз, инде өч тапкыр чәчәк балы суырттым, - ди Чирмешәндә яшәүче, 25 ел стажлы умартачы Җәгъфәр Кәримов. -Әле тагын бер тапкыр, анысында көнбагыш балы алырга исәп бар.

Умартачылык белән шөгылен Мордва Кармалкасыннан бер оя алып башлаган Җәгъфәр Бахтияр улы аларны 25 ояга җиткергән, “Карпат” токымлылар.

- Кортларым, күз тимәсен, чиргә бирешмәделәр. Умартачылар талпан китереп чыгаручы варроатоз чирен яхшы белә, бер бәйләнсә, ул зыян салырга мөмкин. Шунлыктан мин дә рамнар арасына ис сеңдерүчән махсус ленталар куям, яз да, көз дә. Алар оялардагы кортларга көч өсти сыман.

Кәримовның умарта оялары урманда торып бал җыялар. Быел, салкынча булгач, алар да уңайсызлык сизгән, әмма хуҗаларын ризыксыз калдырмаганнар.

Башка кайбер умартачылар әйтүенчә, быел бал күп түгел. Әйтик, Шешминка якларында, Лениногорск районында сезон алай ук уңышлы саналмый. Әле бер умартачы, үзендә булмагач, свежий балны икенче умартачыдан алган.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X